Центральная детская библиотека

"Федор абый, эт һәм мәче"

Сез мультфильмнар яратасызмы? Без - бик нык! Алар күңелне ачу өчен генә түгел, ә иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә, дуслашырга, тирәлектә үзеңне ничек дөрес тотарга, үз-үзеңә ышанырга, хыялларыңа тизрәк ирешергә өйрәтәләр.

Бүген «Экранда - китап» проекты кысаларында Эдуард Успенскийның «Федор абый, эт һәм мәче» повесте буенча куелган «Простоквашинодан өчәү» дип аталган мультфильмын карау булды. Фильм Федор абый кушаматлы шәһәр малае, йортсыз мәче Матроскин, Шарик исемле эт һәм төрле сәбәпләр аркасында Простоквашино авылында яши башлаган башкалар турында трилогиядә беренче булды.