"Мин үз шәһәремне беләм, чөнки мин анда яшим!"
һәр кешенең яраткан шәһәре була, еш кына бу син туган һәм яшәгән шәһәр, чөнки җылы хатирәләр һәм якты тәэсирләр белән бәйле. Ә безнең яраткан шәһәребез —Түбән Кама һәм аңа 22 сентябрьдә 58 яшь тула!
Шәһәрнең туган көненә 36нчы урта мәктәпнең 3нче "И" сыйныфында "Мин үз шәһәремне беләм, чөнки мин анда яшим бит " дип исемләнгән чара узды. Очрашуда балалар шәһәр урамнары буйлап виртуаль йөреп чыктылар, проспект, парк, һәйкәлләрнең исемнәрен искә төшерделәр, шәһәр тарихын белделәр һәм туган якны өйрәнү әдәбияты белән таныштылар. Малайлар һәм кызлар Түбән Камада үзләренең яраткан урыннары турында рәхәтләнеп сөйләделәр.