"Моны һәр җәяүле белергә тиеш!"
2024 елның 16 сентябреннән 20 сентябренә кадәр Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне икәнен беләсезме?
Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы алдыннан безнең китапханәдә мәктәп укучылары Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Ландыш Дамировна белән очраштылар.
Очрашу барышында балаларга юлларда, җәяүлеләр кичүләрендә һәм җәмәгать транспортында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеген искә төшерделәр. Шулай ук юлның йөрү өлешен чыкканда кәрәзле телефон һәм колакчыннар ярдәмендә музыка тыңлау тыелганлыгын да искәртеп үттеләр.