"Тавык һәм чебиләр"
Бүген китапханәбездә "Теремкәй" клубы үз эшен яңадан башлап җибәрде.
Нәниләребез әти-әниләре белән берлектә В.Берестовның "Тавык һәм чебиләр" шигыре белән таныштылар, "ко-ко-ко" хәрәкәтчән уенын уйнап, тавыкны ашатып, качкан чебиләрне эзләделәр һәм күңелле җырлар җырладылар. Ә шөгыль ахырында, гади алымнар кулланып, кәгазьдән йомарлап үз чебиләрен дә ясадылар.