"Кулчатыр астында"
"Күңелле рәссам Клякса рәсем мәктәбе" җәйге каникуллардан соң үз эшен башлап җибәрде. Бүгенге чарага килгән Наилә исемле кызыбыз кулчатырның (зонтикның) барлыкка килү тарихы белән танышты.
Мәсәлән:
Кулчатырны ир-ат аксессуары буларак беренчеләрдән булып популярлаштыручы язучы Даниель Дефо булды, аның герое Робинзон Крузо үзенә кәҗә тиресеннән зонт ясаган. Шуннан соң озак еллар Англиядә кояштан саклаучы кулчатырларны «робинзоннар» дип атаганнар.
Карагыз әле, Наиләнең эшенә, нинди гаҗәеп матур рәсем килеп чыкты!