Центральная детская библиотека

"Саләмәтлек иленә сәяхәт"

Сәламәтлек – кешедә булган иң кыйммәтле нәрсә. Мәкальдә әйтелгәнчә: "Акча югалттым – бернәрсә дә югалтмадым. Вакытны югалттым - күпне югалттым. Сәламәтлегемне югалттым - барысын да югалттым". Шуңа күрә дә балаларны балачактан ук үз сәламәтлекләренә сак карарга өйрәтү бик мөһим.

Сәламәтлек иленә сәяхәтне "Бөтен гаилә өчен якшәмбе ялы" проектына килгән нәниләр һәм аларның әти-әниләре башкарды. Кызлар сәламәтлек өчен көндәлек режимны үтәргә, физик яктан актив булырга, саф һавада күбрәк вакыт йөрергә, күтәренке күңелле булырга һәм дөрес тукланырга кирәклеген белделәр. Болар барысы да сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итәчәк!

Чараны йомгаклап, Камилә белән Аня әниләре ярдәме белән «Уч төбендә - витамин» дигән күләмле эшләнмә ясадылар.