Центральная детская библиотека

"Көзге сәяхәт"

Көз - алтын яфраклар сибелгән бакчада тын гына йөреп кайту, мәктәптә укулар башлану, агачларның матур төсләргә кереп буяулуы, җыелган уңыштан шатлану хисләре белән сугарылган чор! Шагыйрьләр һәм язучылар тарафыннан әсәрләрдә җырланган, макталган вакыт!

Бүген Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында китапханәчеләребез "Шәфкать" үзәгенә йөрүче балалар белән күңелле һәм бик тә мавыктыргыч итеп вакытларын үткәрде. Кояшлы көннән илһам алып, алар табышмакларга да бик тиз җавап бирделәр, көз билгеләрен дә искә төшерделәр, «тәмле эстафета»да да катнаштылар

"Көзге сәяхәт» барысына да бик күп якты тәэсирләр, елмаюлар һәм җылы хисләр бүләк итте!