Центральная детская библиотека

ИнтеллектУМ

Бүген өлкән сыйныф укучылары өчен Пушкин картасы программасы буенча "ИнтеллектУМ" команда интеллектуаль уены узды.

Квиз - викторинага алмашка килгән сораулар һәм җаваплар уены.
Мондый уеннар уйнау күңелле, чөнки бу - ярыш, ә ярыш ул - азарт, көтү, зур шатлык һәм бик күп якты хис-кичерешләрне күз алдында тота.

Командаларга бүленеп, капитаннарны сайлап, уйнаучылар берничә этап аша үттеләр, "Разминка", "Ышанам, ышанмыйм", "Төп уен" кебек бүлек сорауларына җавап бирделәр.
Чара җылы һәм дустанә мохиттә узды. Балалар үзләренең белемнәрен күрсәтеп кенә калмадылар, уңай хис-кичерешләр дә алдылар.