Центральная детская библиотека

"Көзге уңыш"


Көз нәрсә ул? Кемдер көз - ул урамда салкын, соры һәм яңгырлы вакыт, дияр. Ә кемдер көз - ул мул уңыш вакыты, агачларның яшел төсен алтынга алыштыру вакыты, дияр.

"Бөтен гаилә өчен якшәмбе ялы" проекты кысаларында "Көзге уңыш" дип аталган чара узды. Бәләкәй кунаклар әти-әниләре белән табигатьтәге үзгәрешләр турында бик үк җиңел булмаган табышмакларны чиштеләр, «Көз буяулары» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, көзге лото җыйдылар.


Очрашу дәвамында балалар һәм ата-аналар бик күп күңелле тәэсирләр алдылар. Бу очрашу балаларча елмаю һәм күңел ачу, мавыктыргыч биремнәр һәм көзге уңышны тәмле итеп татып карау белән истә калды.