"Бемби"
«Экранда китап» проекты кысаларында яшь тамашачылар Феликс Зальтенның «Бемби» исемле урман әкиятенә чумдылар. 2023 елда бу китап үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте
1942 елда ук Дисней студиясе тарафыннан төшерелгән мультфильм беркемне дә битараф калдырмады. Болан баласы - принц Бемби тарихы дөньяда иң популяр әкиятләрнең берсенә әверелүе очраклы түгел. Ул балаларны дус булырга һәм теләктәшлек күрсәтергә, иптәшләренә ярдәм итәргә һәм көчсезләрне якларга, киң күңелле һәм гадел булырга өйрәтә.
Кызлар бик рәхәтләнеп мультфильмны карадылар һәм соңыннан фикер алышып, үз тәэсирләрен рәсемнәрендә чагылдырдылар.