"Тормыш - фән, фән - тормыш"
Малайлар һәм кызлар! Сезгә Галилей, Т.Эдисон, Д. Менделеев кебек исемнәр танышмы? Юк икән, безгә ашыгыгыз. 6+ залында фәнни - технологик үсеш елына багышланган "Тормыш - фән, фән - тормыш" дип аталган китап күргәзмәсе ясалган.
Биредә яңа ачышлар, төрле уйлап табулар, фәнни казанышлар һәм фән эшлеклеләренең биографияләре турында басмалар тупланган.