"Мәңге онытылмаслык фаҗига"
Бүген, 3 сентябрь, Бесланның иң фаҗигале кайгылы көне: 2004 елның бу көнендә, нәкъ 20 ел элек, тоткыннарның массакүләм үлеме булды.
Террористлар Беслан шәһәренең 1нче мәктәбенә һөҗүм итеп, балалар һәм ата-аналарны кулга алды. Теракт нәтиҗәсендә өч йөздән артык кеше һәлак булды, алар арасында 186 бала.
Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә безнең китапханәнең 12+ залында күргәзмә оештырылды.