"Татарстан символлары турында без нәрсә беләбез?"
30 август — Татарстан Республикасы көне — милләтенә, диненә һәм мәдәниятенә карамастан, төбәкнең барлык халкын берләштерә торган бөтенхалык бәйрәме ул.
Бәйрәм алдыннан 6+ залында "Татарстан символлары турында без нәрсә беләбез?" дип аталган танып белү викторинасы үткәрелде, анда балалар республикабыз шәһәрләре һәм халыклары турында белемнәрен искә төшерделәр, ныгыттылар. Малайлар һәм кызлар республика гербындагы символларның мәгънәсе турында белделәр һәм Дәүләт гимнын тыңладылар.
Китап сөюче дусларыбыз өчен китапхәнә ишекләре һәрчак ачык һәм сезне биредә көтеп калабыз!