"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!"
Мәктәпкә кирәкле бөтен нәрсәне әзерләү-җиңел түгел. Ә бит уку елы башлану бала өчен чын бәйрәм булуы бик мөһим!
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кешеләрне берләштереп һәм мохтаҗларга шатлык бүләк итеп, ел саен үткәрелә торган күркәм традициягә әверелде.
Әлеге акция кысаларында Алинә һәм Рания Имамовалар, Әминә Әхмәдиевалар мәктәпкә кирәкле канцелярия товарлары җыелмаларын бүләккә алдылар.
Мәктәп еллары аларга бик күп яхшы билгеләр һәм яңа белемнәр, шулай ук онытылмас дуслар һәм иҗат мизгелләре китерсен!