Центральная детская библиотека

"Ишегалды көне

Кызыклы бәйрәм «Ишегалды көне"

Безнең көннәрдә ишегалдында бәйрәмнәр үткәрү традициясе яңадан торгызыла. Ишегалды - балалар әти-әниләре белән йөри торган, чын дуслар таба торган урын ул. Зурлар өчен үз ишегалды аларның балачагы узган истәлекле урын булып тора. Шуңа күрә «Ишегалды көне» кебек бәйрәм биредә үскәннәрнең барысын бергә җыя.

"Апуш" үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре бу бәйрәмдә катнашырга шатланып риза булдылар, балалар өчен мавыктыргыч уеннар әзерләделәр.

Бәйрәм рухы көлү, шатлык һәм җанлы хис-кичерешләр белән тулды, һәм катнашучыларның күңелләрендә бары тик иң якты тәэсирләр генә калдырды!