"Уйнагыз, гармуннар!"
Гаилә паркында тагын бер күркәм һәм якты чара - "Уйнагыз, гармуннар!" фестивале узды.".
Бәйрәм барышында яшь кунакларыбызны "Күңелле домино", "Туган як" лотосы, "Татар халык бизәкләре" кебек өстәл уеннары көтә иде.
Ә фоамираннан лалә чәчәге ясау буенча мастер-класста һәркем үзенең туганнары һәм яраткан кешеләре өчен чын мәгънәсендә кыйммәтле бүләк ясый алды.