Центральная детская библиотека

"Күңелле бал корты"

17 августта без Бөтендөнья бал кортлары көнен билгеләп үтәбез! Бу көн безгә кечкенә хезмәт ияләренең экосистема һәм безнең иминлек өчен мөһимлеген искә төшерә. Бал кортлары бик күп үсемлекләрне серкәләндерә, шулар ярдәмендә без тәмле җиләк-җимеш һәм яшелчәләр генә түгел, бал да алабыз!

Арт-терапиягә килгән малайлар һәм кызлар белән бал кортларының тормышы һәм яшәү урыны, балның файдасы турында сөйләштек, А.А. Милнның "Винни-Пух и все-все-все", А. Алишның "Нечкәбил" әсәрләрен искә төшердек һәм традицион булмаган техникада "Күңелле бал корты" рәсемен ясадык.