"Кем ул патриот?"
Кем ул патриот һәм Ватан төшенчәсен ничек аңлыйсыз?? Бу хакта китапханәбезгә экскурсиягә килгән балалар белән сөйләштек. Балалар "Россия тарихы" сериясендәге энциклопедияләр, Ватаныбыз һәм Ватанны саклаучылар турында матур әдәбият белән таныштылар. Балаларга Ватанга бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз Маняпов Шәүкәт Шакир улы тормышы турында да сөйләдек.