"Арыслан - җәнлекләр патшасы"
Дөньяда бәйрәмнәр бик күп. Хәтта арысланнарга - җәнлекләр патшасына багышланган бәйрәм дә бар. Бәйрәм дөньяда зур мәчеләргә багышланган иң зур тыюлык тарафыннан гамәлгә куелган. Төп максат- җәмәгатьчелекнең игътибарын арысланнарның популяциясе кимүгә юнәлтү.
Арт-терапиягә килгән малайлар һәм кызлар белән арысланнарның тормышы һәм яшәү урыны турында сөйләштек, Л. Н.Толстойның "Арыслан һәм эт" әсәрен, "Арыслан һәм Ташбака" җырын искә төшердек һәм үз кулларыбыз белән Шаян арыслан баласын ясадык.