Центральная детская библиотека

"Башваткычлар һәм ребуслар дөньясында"

Табышмаклар, ребуслар, башваткычлар һәм кроссвордлар чишү - балаларның яраткан шөгыльләренең берсе, алар логиканы, фантазияне, игътибарлылыкны үстерәләр.

Бүген Г. Тукай исемендәге ял паркында малайлар һәм кызлар күңелле, мавыктыргыч итеп вакыт уздыру өчен җыелдылар. Алар бик күп башваткычлар белән таныштылар, игътибарлы һәм күзәтүчән булырга өйрәнделәр.