Центральная детская библиотека

"Җиде таҗлы чәчәк"

Ә сез теләкләр теләү көне барлыгын белә идегезме? Россиядә ул 28 июльдә билгеләп үтелә. Бу тылсымлы бәйрәм. Бу көнне уйланган теләкләр чынга аша.

Теләкләрне атылучы йолдызга карап, фонтанга тәңкә ыргытып, һавага кабартылган шар яки хыял язылган кәгазь бәйләнгән фонарь җибәреп тә әйтергә мөмкин.

Бүген китапханәбезгә килгән укучыларыбыз теләкләрне үтәүче геройлар кергән әкиятләрне искә төшерделәр.Бу - В.Катаевның җиде таҗлы чәчәге, А. Пушкинның Алтын балыгы, Л. Лагинның Хоттабыч карты һәм башкалар. Балалар теләкләр әйтүнең кайбер ысулларын искә төшерделәр һәм иң кадерле теләкләре тормышка ашсын өчен үзләренең җиде таҗлы чәчәкләрен ясадылар.