"Йокыга талган патшабикә һәм җиде баһадир турында"
Бүгенге кич китапханәдә А. С. Пушкинның "Йокыга талган патшабикә һәм җиде баһадир турында"гы әкиятен карауга һәм фикер алышуга багышланган иде.
Патшаның яңа хатыны үги кызыннан котылырга тели һәм аны урманга озата. Патша кызы урманда җиде баһадирда сыену урыны таба. Патшабикә, моны белгәч, аны алдап агулый.…
Мультфильмны караганнан һәм фикер алышканнан соң, балалар барлык явыз һәм начар гамәлләр һичшиксез җәза алачак, шуңа күрә аларны эшләргә ярамый, дигән нәтиҗә ясадылар.