"Гаилә уеннары сандыгы"
Хәзерге вакытта тере аралашуны телевизор, компьютер, телефон һәм башка гаджетлар белән аралашуга алмаштыра торган гаиләләр еш очрый. Ә бит гаилә белән үткәргән вакытны бернәрсә дә алыштыра алмый. Гаилә - иң кыйммәтлесе. Чөнки һәр кеше бары тик гаиләдә генә яклау таба, таяныч, ярдәм тоя. Ләкин гаилә мөнәсәбәтләрен дә һәрдаим ныгытып торырга кирәк. Ә аны ныгытуның иң яхшы ысулы булып гаилә уеннары һәм күңел ачулар тора.
Бүген безнең укучылар һәм аларның әти-әниләре «Гаилә уеннары сандыгы» калейдоскобында катнаштылар. Алар төрле хәрәкәтле һәм өстәл уеннарында үзләренең зирәклекләрен, тизлекләрен һәм уңганлыкларын күрсәттеләр.