"Әкияти карусель"
Әкиятләрне барлык балалар да ярата: тылсым һәм маҗаралар мавыктыра, күңелне ача һәм яхшылыкка, гаделлеккә өйрәтә.
"Мәдәни шимбә. Рәсәй халыклары әкиятләре " акциясендә безнең хезмәткәрләр дә читтә калмады. Көн дәвамында төрле әкият геройлары булып, балаларны каршы алдылар һәм аларга сынаулар узарга тәкъдим иттеләр.
Балалар Төлке-Васа, Соры Бүре, Шүрәле кебек геройларның төрле биремнәрендә бик теләп катнаштылар һәм әкиятләрне яхшы белүләрен күрсәттеләр,