Центральная детская библиотека

"Карлсонга пирожное"

Ә беләсезме, 20 июльдә Халыкара торт көне билгеләп үтелә?
Нинди мавыктыргыч һәм тәмле бәйрәм!

Бүген укучыларыбыз татлы ризыкны бик яраткан һәм аннан башка яши алмаган геройларны искә төшерделәр. Барысы да иң тәрбияле, акыллы һәм бераз гына таза Карлсонны әйтеп киттеләр.
Балалар Сергей Михалков, Эмма Мошковская, Юнна Мориц, Андрей Усачевның «татлы» шигырьләрен рәхәтләнеп тыңладылар. Шулай ук тортлар турында кызыклы, гадәти булмаган һәм гаҗәеп фактлар белеп, торт та ясап карадылар.