Центральная детская библиотека

"Матурлык өләшәм"

Бүген безнең китапханәдә «Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында «Матурлык алып киләм» дигән мастер-класс узды.
Чара уңай һәм бик нәтиҗәле булды, барлык катнашучылар шоппер сумкасының үз дизайнын ясый алдылар. Башта мастер-класста катнашучылар тукыманы буяу тарихы белән таныштылар, рәсем ясауның нинди техникасын кулланырга мөмкин булуы турында белделәр. Аннары сюжет сайлап, эскиз ясадылар һәм акрил буяулар белән рәсем ясарга керештеләр.
Кулдан ясалган һәр сумка-шоппер бик матур һәм кабатланмас килеп чыкты.

Без сезне кызыксындыра алганбыздыр, дип өметләнәбез!
Һәм мастер-класска килергә теләсәгез, сезне 15 августта көтеп калабыз