"Гулливерның сәяхәте"
Кайсы бала фантастик сәяхәткә барырга теләми? Дөньяның читенә, искиткеч маҗараларга яки башка әкият дөньясына? Сәяхәтләр төрле булырга мөмкин. "КитапЛаб" проектына килгән балалар да гадәти булмаган сәяхәткә кузгалдылар.
Язучы Д.Свифтның Гулливеры белән бергә алар төрле утраулар буенча сәяхәт кылып, җитезлекләрен, тапкырлыкларын, чыдамлыкларын эстафета, конкурсларда сынадылар.