"Акыл өчен уеннар"
13нче июль көнне Халыкара башваткычлар көнен билгеләп үтәләр. Бу дата 1944 елның 13 июлендә венгр архитекторы һәм дизайнеры Эрнё Рубикның туган көне уңаеннан һәм 1974 елда аның тарафыннан уйлап табылган кубик-рубик хөрмәтенә бәйрәм ителә.
Бүген безнең китапханәгә килүчеләр өчен без башваткычлар, ребуслар әзерләдек. Алар аны бик теләп һәм бик җиңел чиштеләр. Ә сез биремнәрне үти алыр идегезме?