В.Коростылев "Теш щеткасы королевасы"
Ял көннәрен кызыклы һәм мавыктыргыч үткәрү, шулай ук дөнья мәшәкатьләреннән арынып тору өчен яхшы мультфильм карау да җитә.
В.Коростылевның әкиятенә нигезләнеп төшерелгән "Теш щеткасы королевасы" исемле совет мультфильмы 1962нче елда режиссер Н.Федоров тарафыннан экранга чыккан.
Китапханәгә килгән балалар, юынырга, чәчләрен тарарга, тешләрен чистартырга яратмаган искиткеч кызның тарихы белән илһамланып, үз тәэсирләрен кәгазь битендә дә чагылдырдылар.