Центральная детская библиотека

"Җиңү квесты"

1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3нче А сыйныф укучылары 9 май – «Җиңү квесты» бәйрәменә багышланган чарада катнаштылар.

Балалар "Мина кыры", "Ут чиге", "Шифрны штабка тапшыру", "Шундый һөнәр бар", "Кыр госпитале" кебек этапларны бик җиңел узды. Шулай ук Бөек Ватан сугышы турындагы викторина сорауларына да җавап биреп, тапкырлыкларын күрсәттеләр.

Чара кече яшьтәге мәктәп укучыларының әхлакый-патриотик хисләрен ныгытуга, Бөек Ватан сугышы, батырлык төшенчәләре, сугышчыларыбызның даны, Җиңүнең нинди бәягә яулануы турындагы белемнәрне формалаштыруга юнәлдерелгән иде.