Центральная детская библиотека

"Җиңү язы"

Бүген безгә Арсений һәм аның әнисе кунакка килде.

"Бөтен гаилә өчен якшәмбе ялы" проекты кысаларында без алар белән тоз ярдәмендә рәсем ясарга өйрәндек. Тоз белән рәсем ясау - традицион булмаган рәсем ясау ысулы, аның өчен ПВА клее һәм гади аш тозы, шулай ук гуашь яки акварель буяулары кулланыла.

Җиңү көне алдыннан рәсемнең темасы - Бәйрәм салюты булды. Шунысын да әйтергә кирәк, бу техникада рәсем ясау процессы балаларның кызыксынуын арттыра, аларны мавыктыра. Буяулы пумала рәсемгә кагылганда, тоз дымлана, буяуны үзенә сеңдерә, һәм бала тозның тиз генә буяла башлавын күрә.