"Минем атлар"
Бүген «Күңелле рәссам Кляксы" рәсем мәктәбе»нә килгән балалар рәссам, монументалист, скульптор, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов иҗаты белән танышты.
Әхсән Фәтхетдинов үзенең иҗатында атлар темасына шактый игътибар бирә. Бу хайваннарга мәхәббәтне ул агачтан уеп ясалган әйберләр аша гәүдәләндергән. Атлар темасы аның эшләрендә чагылыш тапкан.
Менә бүген дә безнең яшь рәссамнар үз эшләрендә ат образын гәүдәләндерде.