"Әниемә - мимозалар!"
Мимоза чәчәге- язны, наз һәм шатлыкны символлаштыра. Бу - хуш исле, тыйнак кына үсемлек, аның ботаклары ачык сары төстәге чәчәкләргә төренгән, мамык шарчыклардан тора. Икенче атамасы- көмеш сыман акация.
«Күңелле рәссам Клякса рәсем мәктәбе»нә йөрүче балалар «Әниемә- мимозалар» дигән рәсем ясадылар. Бу нәфис һәм якты чәчәкләрнең матур сурәтләре яраткан әниләре өчен менә дигән буләк булды.