Центральная детская библиотека

"Бабай, әти, абыем - минем горурлыгым!"

Ватанны саклаучылар көне-батырлык, намус һәм Ватанга мәхәббәт бәйрәме. Бүген якшәмбе ялы китап күргәзмәсен караудан башланды.

Балалар хәрби хезмәт турында сөйләүче әсәрләр белән танышып белемнәрен тулыландырды. Зирәклекләрен күрсәтеп, кызыклы: «Кем тизрәк», «Снаряд», «Хәрби техника», «Разведчик» кебек конкурсларда катнашып, ә чараның иҗади өлешендә «Солдат» магниты ясадылар.

Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы якты, җанлы узды.