Л.Н.Толстойның “Өч аю” әкияте
Әкиятләр - баланы бар яктан да камил шәхес итеп тәрбияләүдә зур роль уйныйлар. «Теремкәй” клубына килгән нәниләр һәм әниләр бүген рус язучысы Л.Н.Толстойның “Өч аю” әкияте белән танышты. Геройлар белән бергә алар “зур”, “кечкенә”, “бер”, “күп” төшенчәләрен өйрәнде, табышмаклар чиште, җырлы-биюле музыкаль уеннар да аларның күңеленә хуш килде.
Иҗади өлештә төсләр белән танышып, пумаланы дөрес тотып, аю рәсемен буярга өйрәнделәр.