"Хайваннарның да дуслары бар"
Бөтендөнья хайваннарны яклау көне ел саен 4 октябрьдә билгеләп үтелә. Экологик тәрбия бирү максатыннан китапханәбездә "Хайваннар дөньясы" дип исемләнгән чара узды. Укучыларыбыз бәйрәмнең тарихы, хайваннарның кеше тормышындагы әһәмияте турында әңгәмә корып, бик кызыклы фактлар белән танышты. Бигрәк тә әдәби әсәрләрдә яшәүче хайваннарга багышлап куелган һәйкәлләр белән танышу, аларда зур кызыксыну уятты.