Центральная детская библиотека

"Су- безнең байлыгыбыз"

Ә синең "Тылсымлы су патшалыгы"нда булганың бармы?
"Татарча да яхшы бел" клубы җәйге яллардан соң үз эшен дәвам итеп, кунакка килгән нәни дусларын су дөньясына чакырды.
Хайваннар, үсемлекләр, кешеләр тормышында суның әһәмияте турында әңгәмә корып алгач, нәниләребез лабораториягә узды. Тәҗрибә, тикшерү, кызыклы уеннар ярдәмендә суның үзенчәлекләрен танып белделәр.