Марафон "Китапстан"
Җәй дәвамында укыган китаплардан алган тәэсирләре белән уртаклашу өчен #китапстан марафонының “экватор”ына кадәр килеп җиткән катнашучылар Г. Тукай исемендәге уку һәм ял итү паркында очрашты. Ә саф һавада оештырылган осталык дәресе, викторина уеннары китапханә белән яңа укучы дусларны тагын да ныграк берләштерде.