Центральная детская библиотека

"Ачык һавада өйрәнү"


Моннан берничә дистә еллар элек балалар журналлары аз, ләкин аларның популярлыгы югары иде: аларны һәр йорт яздырып ала, кулдан-кулга тапшырып, сыйныф сәгатьләре вакытында фикер алышып уку популяр иде.
Бүген исә балалар журналлары күп төрле, һәм алар арасында иң кызыклы журналларны сайлап алу да авыр.
Бүген ачык һавада, паркка килгән балалар китапханәбезгә килүче иң популяр һәм яңа журналлар белән танышты һәм әдәби уеннар уйнады.