"Ромашкадан таҗ"
Бөтенрәсәй күләмендә уздырыла торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Г.Тукай исемендәге уку һәм ял итү паркында «Ромашкадан таҗ» дип исемләнгән осталык дәресе узды.
Бу кыр чәчәге борынгыдан ук мәхәббәт символы булып саналган.
Хәзер безнең нәни дусларыбыз якыннарын үз куллары белән ясалган бүләк белән сөендерә алачак.