"Син монда яшисең"
Туган ягыңны, аның тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү белән мавыгасыңмы?
Ә без яшь буынны үз җирлегебезнең мирасы, тарихы белән таныштырырга, аны өйрәнүгә кызыксыну үстерергә ашыгабыз.
Бу уен формасында оештырылган чара яшүсмерләр өчен үз күзаллауларын киңәйтү, шәһәрнең тарихи һәм мәдәни истәлекле урыннары белән җентекләбрәк танышу мөмкинлеге бирә.