Центральная детская библиотека

Сабантуй - 2023

Газиз халкым, Сабан туең җитте,
Чал тарихлы милли бәйрәмең...

Татар халкының иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе - Сабантуй!
Татарлар, Рәсәйнең кай тарафында гына яшәмәсен, алар Сабан туен бик хөрмәтләп уздыралар. Башка милләт вәкилләренә дә бу бәйрәмнең бөтен матурлыгын күрсәтәләр, алар да бу бәйрәмдә бик теләп катнашалар. Бәйрәмдә борынгы гореф-гадәт, җыр-бию, төрле йола һәм уеннар бер-берсе белән үрелеп бара.Китапханәчеләр мәйданчыгында да Сабантуй гөрләп торды. Балалар өчен мастер-класслар, ә әти-әниләргә викториналар оештырылды. Безнең китапханә хезмәткәрләре исә үз чиратында " Бергә бизибез” дип исемләнгән мастер - класс уздырды.
Балаларның күңел җылысы биреп ясаган хезмәтләре, үзләре һәм якыннары өчен кадерле бүләк булды.