Центральная детская библиотека

"Светофор" осталык дәресе

Юл йөрү кагыйдәләрен машина йөртүчеләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә белергә һәм үтәргә кирәк.

Балалар һәм аларның әти-әниләре тыю, кисәтү, күрсәтү билгеләре белән таныштылар. Чарада катнашучыларның һәрберсе светофорның югалган төсләрен ясады. Барысы бергә машинада шәһәр буйлап йөрде. Китапханә, кибеткә керделәр, хәтта җәяүлеләргә дә юл да бирделәр.

"Светофор" осталык дәресе балалардан тырышлык, сабырлык таләп итте. Ахырдан һәркемнең искиткеч уенчык эшләнмәсе барлыкка килде.