Центральная детская библиотека

"Без террорга каршы"

Китапханәдәге экскурсия һәрвакыт кызыклы һәм мавыктыргыч.
Бүген 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1Б сыйныф укучылары китапханәбез белән танышканнан соң, «Без террорга каршы» дип исемләнгән чарада катнашты.

Хәзерге вакытта экстремизм-ул зур куркыныч, ул теләсә нинди, хәтта тотрыклы һәм имин җәмгыятькә зыян китерә ала, шуңа күрә бу темага әңгәмә кору бик актуаль. Балалар дөньяда террорчылык гамәлләре вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.