"Иң шәп китап кемнеке?"
Бүген Үзәк балалар китапханәсендә 2 нче гимназия укучылары кунакта булдылар. Алар олы теләк һәм кызыксыну белән "Ел китабы - 2014" республикакүләм конкурсында катнашучы китаплар буенча төзелгән электрон презентацияне карадылар, уен-сәяхәттә катнаштылар. Укучылар зур тырышлык белән әзерләнгән биремнәрне үтәделәр, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.