"Бөек елларның даны тынмый"
Бөек Ватан сугышы… Сугыш еллары вакыйгалары...
Бүгенге балалар үзләренең ата-бабаларының бөек батырлыгы белән горурлансын өчен, сугыш турында хәтерне саклау бик мөһим. Бөек Ватан сугышы турында беренче авыздан ишетү хәзер мөмкин түгел диярлек. Ә буыннар хәтере кайда саклана? Әлбәттә, китапларда.
Бүген Арт-продленкага килгән балалар Брестны саклаучылар, блокадалы Ленинград, Курск дугасы геройларының батырлыгы, Берлинны штурмлау турында бик тирән эчтәлекле мәгълүмат белән танышты. Алар А.Митяевның «Солдат Митя Корнев», «Ракета снарядлары», «Бескозырка» хикәяләре белән танышып, сугыш һәм Җиңү турында шигырьләр укыды. Мәктәп укучылары видео презентацияне игътибар белән карап, чара вакытында яңгыраган хәрби җырларны зур кызыксыну белән тыңлады.