Центральная детская библиотека

"Сәламәт буын"

Бүгенге арт-продленка гадәти булмаган форматта узды. 6 нчы мәктәпнең беренче сыйныф укучылары тизлек һәм төгәллек, файдалы һәм зарарлы ризыкны танып белү буенча белемнәрен тикшерде. "Сәламәт буын" слайд-презентациясен кулланып, балалар сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен, төрле спорт төрләрен кабатлады. Шулай ук балалар "футбол геройлары" китаплар сериясеннән яраткан футболчылар тормышыннан бик күп кызыклы мәгълүмат белән танышты.
Барлык катнашучылар көн дәвамына җитәрлек яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр алып кайтып китте.