Центральная детская библиотека

"Сәламәтлек әлифбасы"

 Сәламәт булуның серләре нәрсәдә? Моны ничек белергә?

"Татарча да яхшы бел" клубына килүче нәни дусларыбыз белән берлектә сәламәтлек иленнән килгән хатка яшерелгән серләрне чишеп сорауларга җавап таптык. Көндәлек режим, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, дөрес туклану, чиста һәм пөхтә булу-болар барысыда физик сәламәтлек нигезе икәнлегенә төшенде алар.
Чарабыз “Файдалы-зарарлы”, "Татып кара", кызыклы спорт уеннары белән үрелеп барды.
Җир йөзендә һәркем сәламәт һәм бәхетле булсын дигән теләктә калыйк!