"Сәламәт тәндә, сәламәт акыл"
Кеше өчен Сәламәтлек-төп кыйммәтләрнең берсе. Сезнең бу турыда уйланганыгыз бармы?
Бүген 7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне буларак билгеләп үтелә.
Китапханәбез дә бу бәйрәмнән читтә калмый, "Веста"үзәгеннән килгән балалар һәм аларның әти-әниләре өчен күңел ачу чарасы уздырды. Компот белән бергә балалар күнегүләр ясап, гигиена таләпләрен дөрес үтәргә, файдалы ризыкларны сайларга өйрәнде.
Ә хәрәкәтле уеннар аларны уңай эмоцияләр белән тулыландырды.