Центральная детская библиотека

"Безнең урмандагы кошлар"

Канатлылар борынгыдан ук кешенең игътибарын җәлеп иткәннәр. Кошларның якты канатлары, тиз очулары, күңелле, яңгыравыклы җырлары, табигатьне җанландыручы якты буяулары кешеләрне сокландыра.
Якшәмбе ялына килгән балалар өчен китап сувениры оештырыла. Кызлар шигырьләр укыды, табышмаклар чиште, уйнадылар, кәгазьдән кошлар ясадылар, иллюстрацияләрне һәм кошлар сурәтләнгән фотоларны карадылар.
Чара балаларны кошларга ярдәм итү теләге уятты һәм тирә-юньгә сакчыл һәм игелекле булырга өйрәтте.